Доступность ссылок

ҚАЗ
site logo site logo
Срочные новости:

Украина сепаратистлары югалтуларны таный


Украина сепаратистлары югалтуларны таный
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:24 0:00

Донецкида Русия яклы сепаратистлар һава аланында Украина хәрбиләре белән бәрелештә дистәләрчә сугышчының һәлак булуын белдерә. Дүшәмбе көнне яраланган һәм Донецки хастаханәсендә дәваланучы бер сугышчы Украина хәрбиләренең һава аланында йөзләп сугышчыны үтергәнлеген әйтә. Донецки мэры әйтүенчә, бәрелешләрдә 40-лап кеше, шул исәптән очраклы рәвештә узып баручы ике кеше һәлак булган. Һава аланы тирәсендә атышлар сишәмбе иртәсенә кадәр дәвам итте. Хакимият халыкка кирәксезгә урамга чыгып йөрмәскә киңәш итә.

XS
SM
MD
LG